В вашем браузере отключен JavaScript. Из-за этого многие элементы сайта не будут работать. Как включить JavaScript?

Учебно-Методический портал

Балаларда толерантлык тәрбияләү

Балаларда толерантлык тәрбияләү

Краткое описание
Нәрсә соң ул толерантлык?        Толерант - латин теленнән кергән. Ул- түземлелек, сабырлык, кеше нинди генә милләттән булуына карамастан, аның фикеренә, гореф-гадәтенә уңай карау  дигәнне аңлата.Балаларда толерантлыкны ничек тәрбияләргә соң? Балаларда  толерантлык тәрбияләү уку елы дәвамында һәрдаим алып барыла, белем бирү эшчәнлегендә генә түгел, ә төрле уеннарда, күңел ачу чараларында, кичәләрдә, бәйрәмнәрдә дә күренә
Теги: 

Дистанционное обучение педагогов по ФГОС по низким ценам

Вебинары, курсы повышения квалификации, профессиональная переподготовка и профессиональное обучение. Низкие цены. Более 18300 образовательных программ. Диплом госудаственного образца для курсов, переподготовки и профобучения. Сертификат за участие в вебинарах. Бесплатные вебинары. Лицензия.

Файлы
Балаларда толерантлык тәрбияләү.docx Скачать


Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы шәһәр тибындагы Байлар Сабасы поселогының №4”Кыңгырау”балалар бакчасы











Балаларда толерантлык тәрбияләү“ (тәрбиячеләр алдында чыгыш)







Тәрбияче:Хайриева Г.Т.














Балалар безнең киләчәгебез. Бүгенге көндә балалар арасында усаллык, бәгырьсезлек, тәкәбберлек, үзара дошманлык , агрессивлык таралган. Бу бик тә аяныч. Моңа сәбәпләр бик күп. Үзара килешмәүчәнлек һәм әдәп-әхлаксызлык телевидение, балаларны чолгап алган мохит , гаилә аша балалар бакчасына дә үтеп керә. Балалар бакчасы нәниләребезнең  икенче өе. Шуңа күрә безнең - тәрбиячеләрнең  иң  мөһим, төп  бурычыбыз балаларны  кечкенәдән үк толерантлык рухында тәрбияләү. Татарстан мәгариф системасы да, бүгенге тынычлыкка омтылу, кеше хокукларын яхшы белү, толерантлык, хезмәттәшлек, әхлаклылык кебек сыйфатлар бик нык таләп ителгән шартларда алгы планга белемле , милли һәм чит милләтләр мәдәниятен яхшы белүче, хөрмәт итүче шәхес тәрбияләүне куя. “Әхлак – тумыштан яки уку өйрәнү һәм гаилә тәрбиясе белән ирешелгән рухи халәт. Сөйләгән сүзләрендә, эшләгән эшләрендә, ясаган хәрәкәтләрендә күпчелек тарафыннан дөрес дип табылган нәрсәләрне үтәгән кешеләрне әхлаклы кеше диләр”диелә халкыбызның хәдисләрендә.

 Нәрсә соң ул толерантлык?        Толерант - латин теленнән кергән. Ул- түземлелек, сабырлык, кеше нинди генә милләттән булуына карамастан, аның фикеренә, гореф-гадәтенә уңай карау  дигәнне аңлата.

Кешене  барлык физик һәм дини үзенчәлекләре белән хөрмәт итү,сүзенә колак салу,игътибарлы булу-менә нәрсә ул толерантлылык!

Беренчедән, толерантлык ул кешеләргә карата түземле , кешелекле, шәфкатьле, мәрхәмәтле  булу. Без балаларда кече яшьтән үк шушы сыйфатларны тәрбияләргә тиешбез. Тәрбиячеләрнең төп максаты балаларда бер-береңә хөрмәт хисләре тәрбияләү. Бүгенге көн баласы элгәрләреннән шактый аерыла. Аның үзен раслау, үз фикерен башкаларга җиткерә алу, үзен тыңлаулары мөһим.  Балалар кечкенәдән үк башка фикерләргә дә колак салырга өйрәнергә тиеш. Яңа технологияләргә, аерым алганда иҗади үсеш технологиясенә нигезләнеп, ягъни баларны төркемнәргә бүлеп укытканда бала үз фикерен курыкмый әйтергә , шул ук вакытта башкаларны тыңлый белергә өйрәнә.

   Икенчедән, толерантлыкны икенче милләт вәкилләренә, чит дин кешеләренә, аларның мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә, йолаларына  түземлелек дип атарга мөмкин.

   Балаларда толерантлыкны ничек тәрбияләргә соң? Балаларда  толерантлык тәрбияләү уку елы дәвамында һәрдаим алып барыла, белем бирү эшчәнлегендә генә түгел, ә төрле уеннарда, күңел ачу чараларында, кичәләрдә, бәйрәмнәрдә дә күренә. Һәр шөгыль бер-береңә елмаеп, кояшлы иртәләр теләп, матур, күркәм сузләр, комплиментлар әйтеп китүдән башлана. “Нәрсә яхшы, нәрсә начар!”, “Иң изге байлык – күңел байлыгы”, “Тәрбияле бала”  темаларына әңгәмәләр уздырабыз. Тематик планлаштыруда халыкара бердәмлек көне, бөтендөнья сәләмләү көне, мәрхәмәтлелек көне темаларында тирә-юньдәгеләргә, башка милләт вәкилләренә ихтирамлы һәм игътибарлы булу, бер-береңә ярдәм итү, игелекле эшләрне күбрәк эшләргә тырышу чагыла. Минемчә китап толерантлыкны тәрбияләүдә иң кулай, уңай чараларның берсе. Матур әдәбият әсәрләре, татар халык авыз иҗаты, төрле халык әкиятләре  балаларда мәрхәмәтлелек,  түземлелек, игелеклелек, шәфкатьлелек, юмартлык һ.б. шундый  сыйфатларны тәрбияләүдә зур роль уйный. Әкиятләр уку, иллюстрацияләрен карау, әңгәмәләр уздыру, әкиятләрне сәхнәләштерү, катнашучы геройлар белән очрашу балаларда уңай тәэсир калдыра. Мәкаль, табышмаклар һәм әйтемнәр укыйбыз, ятлыйбыз.

М-н:

1) “Игелекле эшнең иртәсе – киче юк”.

2) “Изгелек иткән юлда калмас”.

 3) “Игелек итә алмасаң, яманлык кылма”.

 4) “Кешегә игелек итсән – үзеңә булышасың”.

 5) “Матурлык – бер көнлек, игелек – мәңгелек”

Татар халкы иҗатының җәүһәрләре “Ике кыз”, “Өч кыз” изге, саф, киң күңелле, ярдәмчел, игътибарлы, мәрхәмәтле татар кызы образы аркылы балаларны да шундый ук булырга чакыра. “Алтын бөртекләр” әкияте түземлелек, тырышлык, сабырлык сыйфатларын алгы планга чыгара.

Балаларга татар халкының яшәешен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен без шулай ук уеннар, татар халык бәйрәмнәре (Сабантуй, Сөмбелә, Нәүрүз) аркылы өйрәтәбез. Кабинетта татар халкының милли почмагы булдырылган, ул һәрвакыт тулыландырылып тора, баетыла. Почмакта урнашкан тормыш-көнкүреш әйберләре балаларга татарларның яшәү рәвеше, тарихы турында сөйләп тора.

Татарстан республикасы күпмилләтле дәүләт. Биредә татарлар, руслар, удмуртлар, чуашлар, марилар ,башкортлар һәм башка бик күп милләт халкы яши. Ләкин бар милләт халкының гореф- гадәтләрен, телләрен һ.б өйрәнү бик авыр. Шуңа күрә тәрбияче балаларда  һәр милләт кешесенә , һәр милләт халкының гореф-гадәтләренә карата хөрмәт, кызыксыну тәрбияләргә тиеш. Балаларны  һәр балага үзенең гореф-гадәтләре ,үзенең җырлары, уеннары , милли биюләре, киемнәре, аш-сулары, атаклы  кешеләре булган милләт вәкиле, аерым шәхес итеп карарга кирәклегенә төшендерү эшемнең төп бурычларының берсе итеп саныйм.  Балалар белән  милли – төбәк компонентын өйрәнү, халыкларның бердәмлеген, байлыкларның  әһәмиятен төшендерү зур нәтиҗә бирә.

 Күрше республикаларында яшәүче халыкларны да балалар белергә тиеш. Мари, чуаш, башкорт, удмуртларның яшәү урыннары, символикасы, тарихы, мәдәнияте, нәрсә белән  шөгыльләнгәннәре турында әңгәмәләр уздырабыз. Күршеләребезгә карата  дуслык-татулык, хөрмәт хисләре, уңай мөнәсәбәт тәрбиялибез. Шуның ярдәмендә балаларның белемнәре, кузаллаулары киңәйтелә. Кайбер уеннар турында сөйләп китәсем килә. “Бу кемнеке!?” уенында өстәлгә  ике яки берничә халыкларның көнкүреш әйберләре  (милли кием кигән курчаклар, аш-су рәсемнәре, уенчыклары һ.б.) куела, ә балалар  теге яки бу әйбер кайсы халыкныкы икәнлеген, бу әйбернең ничек аталуын  дөрес әйтергә тиешләр. М-н:  Чуашларның ирләр күлмәге-кепе, кызлар башларына сурпан исемле милли баш киеме киеп  йөриләр. Аш-сулары: марийларның команмелна коймаклары, ватрушка-пәрәмәчләр, подкоголи-варениклар, башкортларның милли ризыгы бишбармак. Шулай ук бу уенда символиканы, башкала фотосурәтләрен да кулланып була. Теге яки бу әләм (тугра) кайсы илнеке. “Милли киемнәрне чагыштыр” уены ярдәмендә балалар чуаш, мари, башкорт, рус, татарларның милли киемнәренең нинди өлешләрдән торуын, бизәлешен, төсләрен әйтеп чыгалар (кайсы костюмда ак төсе күбрәк, кайсысында кызыл төс, чуаш курчагының баш киеме бисер һәм тасмалар белән  бизәлгән башлык, ә мари курчагының башында яулык; мари костюмы вак орнамент белән бизәлгән, ә чуашныкы эре орнамент белән). “Төсләр нәрсәне белдерә” уены ярдәмендә костюмдагы төрле төсләр нәрсә аңлатканын ачыклыйбыз. Кара-җир төсе, кызыл-кояш, ут, чәчәкләр, кара белән кызыл-тормышның башлануын, җир һәм кояш бар тереклекнең башлангычы дигәнне белдерә, яшел-үлән, агачлар. Халык уеннарын уйныйбыз. Мари уены “Бәрәңге” катнашучылар парлап бер-берсенә якын басып маңгайлары арасына  бәрәңге кыстырып биергә тиеш булалар, максат бәрәңгене төшермәскә, төшергән балалар уеннан чыгалар. Чуаш уены “Хищник в море”, башкорт уеннары “Тирмә”, “Бакыр бүкән”.

Халык әкиятләре белән дә таныштыруны дәвам итәбез. Мари әкияте “Ике абый” энеле-абыйлы Миклай һәм Пагул үзләрен мәрхәмәтле, ярдәмчел кешеләр итеп күрсәтәләр. “Гусли-самогуды” әкиятендә Эчан исемле егетнең түземсезлеге аяныч, күңелсез хәлләргә юлыктыра, игелекле әби аңа ярдәм кулын суза. Балалар үзләре түземле булырга, әни сүзен тыңларга кирәк дигән нәтиҗә ясыйлар. Удмурт әкияте “Аучы белән елан” күбрәк изге гамәлләр кылырга, яхшылыкка бары тик яхшылык белән җавап бирергә генә өйрәтә. Әкиятләрдәге чит сүзләр балаларның сүзлек запасын арттыра, сөйләм телен баета. (илем – авыл, команмелна – коймаклар, тулпар – канатлы ат һ.б.)

  Үзебезнең милли горурлыкларыбыз янәшәсендә башка күрше милләткә (мари, чуаш, удмурт, башкорт)  караган культура истәлекләрен өйрәнү балаларның әйләнә-тирәне танып-белүен  арттыра, башкаларга ихтирам белән  карарга өйрәтә.

Бу өлкәдә ата-аналар белән төрле формаларда эш алып барыла. Анкетирование ата-аналарның, балаларның националь составын, башка милләт кешеләренә мөнәсәбәтләрен билгели, төрле консультацияләр, докладлар ярдәмендә олыларны төрле халыкларның тормышы, яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре белән таныштырабыз. Милли почмакны баетуда бик ярдәм  итәләр. Бергәләп бәйрәмнәрне уздырабыз. Әкиятләрне, матур әдәбият әсәрләрен сәхнәләштерудә булышалар. Болар барысы толерантлы бала, шәхес тәрбияләүдә зур, мөһим роль уйный.

  Әмма без шуны да истә тотарга тиеш: толерантлык, ягъни гади генә әйткәндә түземлелек ике яклы , хәтта күп яклы булганда гына нәтиҗә бирә. Түзем булу белән беррәттән милли горурлык хисләре тәрбияләү, балаларның милли үзаңын арттыру янәшә торырга тиеш.

Чыгышымны шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә.





Иң беренче, кеше белән

Исәнләш үзең.

Чытык булма, борын чөймә,

Балкысын йөзең.

Беркайчан да, балакаем,

Кешедән көлмә.

Тыңлый да бел, сөйләгәндә

Сүзен бүлдермә.

Яман сүз белән күңелгә

Җәрәхәт салма.

Хәрәм малга кулың сузып,

Оятка калма.

Туганнарың, дустың белән

Ризыгыңны бүл.

Ятимнәргә, гарипләргә

Мәрхәмәтле бул.

Кешеләргә беркайчан да

Итмә явызлык.

Ялгыз булырга тырышма,

Кыен ялгызлык.

Вөҗданыңны, намусыңны

Беркайчан сатма.

Кырын эш белән чуалып,

Тормышың ватма.

Авырлыклар килгән чакта

Тагын шул сүзем:

Кирәк, балакай, өйрән син

Булырга түзем.



Обсуждение материала
Наталья Лободина
1.09.2017 08:33
Уважаемый конкурсант. Ваша работа не соответствует Положению конкурса.
Для добавления отзыва, пожалуйста, войдите или зарегистрируйтесь.
Образовательные вебинары
Подписаться на новые Расписание вебинаров
Задать вопрос